Алабуга интернат-йортының "алтын яшьтәге" волонтерлары Мамадыш интернат-йортында булып кайтты

2016 елның 7 декабре, чәршәмбе

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты делегациясе "Алтын яшь" иреклеләр отряды белән берлектә Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булып кайтты.

Кунаклар җырлар белән башланып киткән концерт программасын әзерләгән иде. Алга таба "Алтын яшь" отряды активисты Раиса Кравцова үз шигырьләрен укыды, Альберт Бикмөхәммәтов, Дмитрий Рожин һәм Любовь Малкова җырлар башкарды.

Шулай ук, иҗат номерлары арасында "Угадай мелодию" конкурсы да үткәрелде. Конкурс барышында катнашучылар сугыш еллары җырларын искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International