Шушы көннәрдә Яшел Үзәндә эшсез, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен махсуслаштырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрелде.
Яшел Үзән районы «ПО «Завод им.Серго» АҖ, «Зеленодольский завод им. Горького» АҖ, "Тандер" АҖ, "Меган" ҖЧҖ, "Саксесс" ҖЧҖ, "Таиф" ҖЧҖ, "Энергосервис-Н" ҖЧҖ, «Страховая компания «Ак Барс-МЕД» ҖЧҖ һәм башка эш бирүчеләр 137 вакантлы эш урыны тәкъдим итте.
Барлыгы вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 72 кеше булды, шуларның 25енә алга таба эшкә урнашу өчен юллама бирелде.