Бөек Ватан сугышы ветеранын юбилее белән котладылар

2016 елның 7 декабре, чәршәмбе

Түнтәр авылында  яшәүче Загретдинова Гарифәбану Хәким  кызына 7 ноябрь көнне 90 яшь тулды.

Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, “Наз” үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Түнтәр авыл җирлеге башлыгы Юрий Перфилов, җаваплылыгы чикләнгән «Дуслык» җәмгыяте баш агрономы Рәфкәт Шәрәфетдинов юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерде. 

Президент Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International