Шушы көннәрдә Баулы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында “Бала хокуклары турында конвенция” дип аталган лекция укылды. Чараны гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы һәм психологы үткәрде.
Лекциянең максаты булып катнашучыларны Бала хокуклары турында конвенция һәм Россия Федерациясе законнары белән таныштыру торды.
Чара барышында мәктәп укучылары төп халыкара һәм дәүләт законнары белән танышты, психологик тренингта катнашты.