Үткән атнада республика эш бирүчеләре 4 048 вакантлы эш урыннары тәкъдим итте

2016 елның 21 декабре, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2016 нчы елның 20 нчы декабрь көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 14 454 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 356 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,7% күрсәткечендә саклана.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 28 970га тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 4048 эш урыны ачык дип белдергән.

Хисап атнасы барышында исә 919 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 496сы хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 94 граждан оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International