2017 елда Татарстан Республикасында “Өлкән кешене гаиләгә алу” пилот проекты старт алачак. Шул рәвешле, Чистай "Юлдаш" йортында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт хезмәткәренең гаиләсе ярдәмгә мохтаҗ өлкән кешене үз гаиләсенә алырга әзер.
Хәзерге көндә беренче төркем инвалиды, пенсионер Владимир Матвеев үзенең булачак гаиләсе белән таныша.
"Людмила ике бала тәрбияли, ул бик игелекле, кайгыртучан ханым. Владимир Павлович яңа гаилә карамагында булуына бик шат. Мондый гамәлләр җәмгыятьтә рухият һәм кешелеклек булуын дәлилли”, – дип билгеләде учреждение хезмәткәрләре.