"Веста" үзәге белгечләре янгын куркынычсызлыгы чаралары турында искәртте

2017 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

Бәйрәмнәр вакытында янгынны кисәтү максатыннан Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре профилактика субъектлары белән берлектә патронаждагы гаиләләргә ведомствоара рейдлар үткәрде.

Рейдлар барышында белгечләр ата-аналар һәм балаларга тагын бер кат янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерде һәм ашыгыч хезмәт телефон номерларын хәбәр итте.

Шулай ук, мондый рейдлар район авылларында да уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International