"Тәтеш балкышы" үзәге белгечләре чираттагы рейдлар оештырды

2017 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында "Тәтеш балкышы" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль куркыныч хәлдә яки авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрнең йортларында булып кайтты.

Рейдларның максаты булып ата-аналарның балаларга карата бурычларын үтәүен тикшерү, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча инструктаж үткәрү торды.

Шулай итеп, 3 гыйнварда 22 гаилә, 6 гыйнварда 9 гаилә тикшерелде.

Үзәк белгечләре сүзләренә килгәндә, барлык гаиләләрдә дә балалар әти-әниләре күзәтчелегендә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International