“Аеруча социаль яклауга мохтаҗ булган инвалидлар өчен эш урыннары квоталау һәм резервлау турында” ТР законы һәм ТР Министралар Кабинеты тарафыннан кабул ителгән “Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан оешмаларда инвалидларны эшкә алу өчен эш урыннары квоталау тәртибе турында Нигезләмәне раслау хакында” карар нигезендә инвалидларны эшкә алу өчен оешмаларга квота билгеләнә.
Әлеге чаралар аеруча мохтаҗ гражданнарның социаль яклау өлкәсендәге мәсьәләләрен нәтиҗәлерәк хәл итәргә мөмкинлек бирә. Шуның белән бергә, гамәлдә оешмалар тарафыннан үтәлмәгән аерым фактлар теркәлә.
Шулай итеп, 2016 нчы елның декабрь аенда Казан шәһәренең Мәскәү районы 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы КБЭР "Казан Банкы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең персонал белән идарә итү башлыгына җәза рәвешендә биш мең сум күләмендә административ штраф билгеләде. Әлеге оешма билгеләнгән квота буенча мөмкинлеге чикле кешене эшкә алырга баш тарткан.
Шуңа бәйле рәвештә, Министрлык инвалидлар өчен эш урыннары булдыруга кагылышлы мәгълүматны вакытында халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә җиткерергә кирәклеге хакында искәртә.