Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре авыл мәктәпләрендә һөнәри юнәлеш бирүче дәресләр үткәрерүен дәвам итә.
Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге медицина хезмәткәрләре өлкәннәр һәм инвалидлар белән эшләгәндә "Скандинавия йөреше" технологиясен куллана.
Шулай итеп, Яр Чаллыда узган вакантлы эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясалды.
Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Медиклар йорты" микрорайон пролиция хезмәткәрләре Евгений Карташов һәм Рәис Дәүләтшин "Сак булыгыз! Караклар!" дип исемләнгән лекция белән чыгыш ясады.
Шушы көннәрдә Кукмара "Тылсым" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Әфганстан һәм Чечня Республикасы территориясендә һәлак булганнарның хатыннары һәм аналарына азык-төлек пакетлары тапшырды.
Бүген Менделеевск халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүче көне узды. Чарада "Ак Барс Металл" ҖЧҖ вәкилләре катнашты.
"Мәхәббәт өстенлеге" клубы эшчәнлеге кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Регина Охотникова социаль хезмәт алучы ата-аналар арасында төркемле дәрес үткәрде.
Буа “Гармония” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре “Преодоление” клубы әгъзалары өчен хоккей өстәл уены белән күңелле ярыш оештырды.
“Өлкәннәр куркынычсызлыгын саклау” программасы нигезендә 2017 елның 10 февралендә “Наз” үзәге тернәкләндерү бүлеге карамагындагылар Чепья авылы янгыннан саклау бүлеге командиры Эдуард Перемечев белән очрашты.
"Тормыш-ул көрәш" программасын тормышка ашыру кысаларында Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре ТР буенча РФ Федераль хезмәте Идарәсе җинаять-башкарма инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә балигъ булмаган балалары булган шартлы рәвештә хөкем ителгән ата-аналар белән очрашу үткәрде.