Шулай итеп, Яр Чаллыда узган вакантлы эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясалды.
Исегезгә төшерәбез, ярминкәгә 14 предприятие һәм оешманың кадрлар хезмәте вәкилләре чакырылды, шулар арасында "Рек-лайн" ҖЧҖ, "ЧелныПромНефть" ҖЧҖ, "МОМО" ҖЧҖ, "КАМАЗ" ҖАҖ, “Бизнес-Партнер” ҖЧҖ, "Челны-Лада" ҖЧҖ, "Содексо ЕвроАзия" ААҖ, “Дуслык” ҖЧҖ һәм башкалар катнашты.
Эш бирүчеләр түбәндәге вакансияләр тәкъдим итте: санитар табибы, финанс консультанты, администратор, , хезмәтне саклау буенча инженер, менеджер, дизайнер-печатник, маркетолог, аппликатор-җыючы, оператор, пешекче, социаль хезмәткәр, автомобиль йөртүчесе, кассир, кондитер, токарь, автоэлектрик, наладчик һәм башкалар.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсенә 286 кеше килде, шуларның 42енә алга таба эшкә урнаштыру өчен юллама бирелде.