Бүген Менделеевск халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүче көне узды. Чарада "Ак Барс Металл" ҖЧҖ вәкилләре катнашты.
Ярминкәгә килүчеләргә түбәндәге 9 вакантлы эш урыны тәкъдим ителде: инженер-конструктор, эретеп ябыштыручы, металл конструкцияләр җыю буенча слесарь, стропальщик, сверловщик, фрезеровщик, балта остасы һәм башкалар.
Чарага17 кеше килде, шуларның 3енә алга таба эшкә урнашу өчен юллама бирелде.