Кукмара "Тылсым" үзәге белгечләре шартлы хөкемгә тартылган ата-аналар белән очрашу үткәрде

2017 елның 10 феврале, җомга

"Тормыш-ул көрәш" программасын тормышка ашыру кысаларында Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре ТР буенча РФ Федераль хезмәте Идарәсе җинаять-башкарма инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә балигъ булмаган балалары булган шартлы рәвештә хөкем ителгән ата-аналар белән очрашу үткәрде.

Чара эчкечелекне профилактикалауга һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән иде. Социаль эш буенча белгече Йолдыз Вафина сәламәт яшәү рәвеше төшенчәсе белән таныштырды, алкоголь эчемлекләр куллануның зарарлы нәтиҗәләре турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International