“Өлкәннәр куркынычсызлыгын саклау” программасы нигезендә 2017 елның 10 февралендә “Наз” үзәге тернәкләндерү бүлеге карамагындагылар Чепья авылы янгыннан саклау бүлеге командиры Эдуард Перемечев белән очрашты.
Очрашу барышында Эдуард Николаевич өлкәннәрегә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүнең кеше тормышы өчен гаять әhәмиятле икәнлеген ассызыклап үтте. Республика буенча янгыннарда булган үлем очраклары турында сөйләде, янгын килеп чыгуның сәбәпләрен атап үтте. Шулай ук өйләрдә газ пичләре белән саклык чараларын төгәл үтәүне искәртте.
Очрашу ахырында Эдуард Перемечев гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракларда нинди телефон номерлары буенча хәбәр итәргә кирәклеген искә тошерде.