Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Татарстан халыклар дуслыгы йорты” директоры Ирек Шәрипов, Минзәлә район башлыгы урынбасары Кәрим Нәҗмиев, социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова булып кайтты. Шулай ук, кунаклар арасында "Халыклар дуслыгы йорты" артистлары да бар иде.
Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Ватанга хезмәт итәм!" дип исемләнгән хәрби һөнәрләр рәсем конкурсы узды.
Бүген Министрлыкта өчьяклы Республика комиссиясе каршындагы хезмәт хакы түләү, халыкның кереме һәм тормыш дәрәҗәсе буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.
Нурлат "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагылар скандинавия йөреше белән актив шөгельләнә башлады.
Бөгелмә “Яңарыш” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре Корней Чуковскийның иҗатына багышланган чара үткәрде.
Кукмара “Рассвет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре район шифаханасендә йөкле хатын-кызлар белән очрашу үткәрде.
2017 нче елның 16 нчы февралендә “Арттерапия” социаль программасы кысаларында «Наз» социаль-тернәкләндерү бүлекчәсенә Римма Гарапшина җитәкләгән Балтач мәдәният үзәге каршында эшләп килүче “Сүнмәс дәрт” исемле ветераннар клубы һәм язучы Мәгмүрә Хөрмәтуллина катнашында хәйрия концерты булып узды.
"Социаль туризм" программасын тормышка ашыру кысаларында Балтач "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тернәкләнү курсы узучы пенсионерлар һәм инвалидлар Цепья "Халыклар дуслыгы" туган якны өйрәнү музеенда булып кайтты.
Календарьнең әһәмиятле даталарының берсе булып 15 февраль – хәрби бурычларын ил чигендә башкарганнарның хәтер көне тора. Гадәттәгечә, февраль уртасында территориаль органнар һәм Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә патриотик юнәлештәге чаралар үткәрелә.
Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге бүлеге педагогы Гөлназ Хөснетдинова урта гомуми белем бирү мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган дәрес үткәрде.