2017 нче елның 16 нчы февралендә “Арттерапия” социаль программасы кысаларында «Наз» социаль-тернәкләндерү бүлекчәсенә Римма Гарапшина җитәкләгән Балтач мәдәният үзәге каршында эшләп килүче “Сүнмәс дәрт” исемле ветераннар клубы һәм язучы Мәгмүрә Хөрмәтуллина катнашында хәйрия концерты булып узды.
Чарада катнашучыларны әлеге чара җыр-моң дөньясына алып керде.
Концерт азагында өлкәннәр рәхмәт йөзеннән башкаручыларга теләк-тәкъдимнәрен җиткерергә ашыктылар.
Әлеге шатлыклы чаралар тернәкләнүчеләргә күңел күтәренкелеге, яшәү дәрте генә өстәде.