Министрлыкта чираттагы Координация советының утырышы узды

2017 елның 17 феврале, җомга

Бүген Министрлыкта өчьяклы Республика комиссиясе каршындагы хезмәт хакы түләү, халыкның кереме һәм тормыш дәрәҗәсе буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.

Утырышта Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы министрлыклары, Россия Федерациясе Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе, Россия Федерациясе социаль иминият фонды, Татарстан Республикасы буенча салым хезмәте Федераль идарәсе, профсоюзлар һәм эш бирүчеләр берләшмәләре вәкилләре катнашты.

Координация советы утырышында хезмәт хакы түләү буенча бурычлар, үз эшчәнлеген авыл хуҗалыгы, төзелеш, сәүдә, транспорт, фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр өлкәсендә алып барган җиде предприятиенең салым түләүләрен түләү мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International