Бөгелмә “Яңарыш” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре Корней Чуковскийның иҗатына багышланган чара үткәрде.
Чара барышында балалар яраткан әкиятләрен тыңлады, язучының тормышы белән танышты. Шулай ук балалар Корней Чуковскийның шигырьләр һәм әкиятләренең мотивлары буенча төшерелгән мультфильмнар карады, викторина сорауларына җавап бирде.