Календарьнең әһәмиятле даталарының берсе булып 15 февраль – хәрби бурычларын ил чигендә башкарганнарның хәтер көне тора. Гадәттәгечә, февраль уртасында территориаль органнар һәм Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә патриотик юнәлештәге чаралар үткәрелә.
Шулай итеп, Яр Чаллы "Кояшкай" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгече “Совет гаскәрләрен Әфганнан чыгару” дигән темага мәгълүмати әңгәмә үткәрде.
Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Гүзәлия Муракаева "Әфган сугышы кайтавазы" дип исемләнгән чара оештырды.
Шундый ук чаралар Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, Баулы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә оештырылды.
Моннан тыш Арча районында 15 февральдә тантаналы чара узды. Әлеге чара кысаларында бәйрәм концерты, Әфганстанда һәлак булганнарның мемориалына чәчәкләр салу оештырылды.