"Яңарыш" үзәгендә космонавтлар көненә багышланган чара узды

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

12 апрельдә Россиядә "Космонавтлар көне" билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм көне уңаеннан Бөгелмә "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә "Космос һәм планета" дип исемләнгән уен-сәяхәте үткәрелде.

Балалар космонавт һөнәре турында яңа мәгълүмат алды, пластилиннан планета, ракеталар ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International