2017 нчы елның 11 нче апрель көненә Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1554 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 63 кешегә азрак.
Шулай ук, Түбән Кама, Кама Аланы һәм Менделеевскта эшсезләр саны кимегән. Соңгы мәгълүматларга килгәндә, әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1221, 342 һәм 106 эшсез граждан теркәлгән.
Моның белән беррәтән, Алабугада 11, Чистайда 10, Яшел Үзәндә 6 кешегә рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны арткан.