2017 елның 12 апрелендә тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар “Укучылар сараена” кунакка барды. Казан шәһәренең Кызыклы фән һәм техника йортыннан килгән белгечләр “Космос һәм техника дөньясында” дигән кызыклы чара үткәрде. Кунакта мәктәп укучылары да бар иде.
Балалар “Радиоэлектронника” тукталышында электр тогы, эретеп ябыштыру өчен паяльник, аның белән эшләүнең куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнде, практик эш белән белемнәрен беркетте.
“Конструкторлык” тукталышында балалар самолёт модельләштерергә өйрәнде.
Тернәкләндерү үзәге җитәкчесе һәм хезмәткәрләре бу очрашуны оештырган өчен “Укучылар сарае” хезмәткәрләренә рәхмәт белдерә, эшләрендә уңышлар теләп калды.