Ел саен "Язгы игелек атнасы" акциясе кысаларында Баулы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлеге белгечләре өлкәннәргә ярдәм күрсәтә.
Шулай итеп, яшьләр бүлеге волонтерлары һәм 1 нче мәктәпнең 7 нче сыйныф укучылары Рафаэль Низамов, Илгиз Сәмигуллин һәм Радэль Купербашев өлкән социаль хезмәт алучыларның йортларын кардан чистартты.