"Богородский рай" үзәгендә тематик чара узды

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

"Язгы игелеклелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" Республика иреклеләр акциясе кысаларында Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль тернәкләндерү бүлекчәсенең хезмәт буенча инструкторы Әлфия Гимадеева социаль хезмәт алучылар һәм хезмәт ветераннары өчен тематик чара үткәрде.

Чара барышында Илсөяр Кәримова ике телдә игелекле кешеләр турында шигырьләр укыды, Казаннан килгән өч талантлы хатын-кызлар башкаруында юмористик күренеш тәкъдим ителде.

Волонтерлар да читтә калмады, алар райондагы акцияләр турында сөйләде, истәлеккә ветераннар белән фотога төште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International