«Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында 17 нче апрель көнне социаль тернәкләндерү үзәгендә мәдәният хезмәткәрләре тарафанннан хәйрия концерты оештырылды.
Үзешчән артистлар башкарган сугыш еллары җырларын, заманча көйләрне зал тын калып тыңлады. Күңелле уеннар, татар халкының шаян биюләре дә читтә калмады.
Өлкәннәр һәр чыгышны зур рәхмәт хисе белән, алкышларга күмеп каршы алды. Үзләренә булган шушы игътибарны, кайгыртучанлыкны алар зур рәхмәт хисләре белән кабул иттеләр. Оештыручылар фикеренчә, әлеге очрашулар өлкән буынга булган кадер- хөрмәт һәм олы ихтирамыбызның чагылышы булып тора.