"Куркынычсыз балачак территориясе" технологияләре кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Әлфия Низамова балигъ булмаган балалар белән "Янгын куркынычсызлыгы" темасына әңгәмә үткәрде.
Шушы көннәрдә Менделеевск "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә балалар өчен һәм ата-аналар өчен "Чернобыль хәтере" дигән төркемле дәрес узды.
Яр Чаллы "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Пасха бәйрәме кысаларында үзәк карамагындагыларның фатирларында генераль җыештыру оештырды, куличлар тапшырды.
Кичә Татарстан Республикасында “Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы” дигән акция старт алды.
"Язгы игелек атнасы" иреклеләр акциясе кысаларында Алабуга "Яңа йорт" социаль приюты карамагындагылар Бөек Ватан Сугышы ветераны Николай Грановның йортына бардылар. Балалар игътибар белән ветеранның хәтирәләрен тыңлады, сорауларын бирде. Аннан соң, балалар Николай Ивановичка сувенир тапшырды.
Кичә Яшел Үзәндә Бөтенроссия “Турникетлардан башка” акциясе старт алды.
Питрәч “Шатлык” приютында психолог Садыкова Р.Н. һәм социаль белгеч Галимзянова А.Р. кунак бүлмәсендә приютта тәрбияләнүче балаларның әнисе белән гаилә арт-терапиясе буенча “Безнең бәхетле гаилә” дигән тема астында дәрес уздырды.
Узган ял көннәрендә Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре якын-тирә территорияне җыештыру буенча экологик өмә үткәрде.
Кичә Буа дәүләт драма театры артистлары Апас "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгечләре белән күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләр, шулай ук авыр тормыш хәлендә булган һәм социаль куркыныч хәлдә калган гаиләләр өчен хәйрия спектакле күрсәтте. Барлыгы чарада 214 кеше катнашты.
Казан "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Язгы игелек атнасы" хәйрия концерты белән старт алды.