Казан "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Язгы игелек атнасы" хәйрия концерты белән старт алды.
Балалар янына кунакка 28 нче гимназия укучылары "Без бергә" концерт программасы белән килде.
Чара ватанпәрвәрле, ветераннарга ихтирам һәм хөрмәт хисе тәрбияләүгә юнәлтелгән иде.