Апас халкы "Россия балалары – 2017" ведомствоара операциясенә кушылды

2017 елның 18 апреле, сишәмбе

Кичә Буа дәүләт драма театры артистлары Апас "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгечләре белән күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләр, шулай ук авыр тормыш хәлендә булган һәм социаль куркыныч хәлдә калган гаиләләр өчен хәйрия спектакле күрсәтте. Барлыгы чарада 214 кеше катнашты.

Чара "Россия балалары – 2017" ведомствоара комплекслы оператив-профилактик операциясе кысаларында уздырылды. Максаты булып балигъ булмаганнар арасында наркотиклар куллануны профилактикалау торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International