"Язгы игелек атнасы" иреклеләр акциясе кысаларында Алабуга "Яңа йорт" социаль приюты карамагындагылар Бөек Ватан Сугышы ветераны Николай Грановның йортына бардылар. Балалар игътибар белән ветеранның хәтирәләрен тыңлады, сорауларын бирде. Аннан соң, балалар Николай Ивановичка сувенир тапшырды.
Шулай ук, Питрәч "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре үзәк карамагындагыларга бушлай социаль хезмәтләр күрсәтте.
Чүпрәле "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл ветераннары, инвалидларга, ялгыз яшәүче гражданнарга социаль ярдәм күрсәтте.
Шундый ук чаралар "Тәтеш балкышы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты, Мамадыш "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә дә узды.