Казанда "Ветераннар янәшә яши" социаль акциясе оештырылды

2017 елның 18 апреле, сишәмбе

Кичә Татарстан Республикасында “Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы” дигән акция старт алды.

Шул уңайдан Казан халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Казан коммуналь хуҗалык һәм төзелеш көллияте студент-волонтерлары белән берлектә Ветераннар янәшә яши" социаль акциясе оештырды.

Акция кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга фатир, торак биналар, йорт яны территорияләрен һәм йорт яны участокларын җыештыру буенча ярдәм күрсәтелде. Шулай ук бәйрәм открыткалары, сувенирлар һәм чәчәкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International