ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Шушы көннәрдә Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.

 

Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында торучы тыл хезмәтчәне Фәния Шәрәфетдинова янына барды.

 

"Бергә булдырабыз" республика проекты кысаларында Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен гадәти булмаган экскурсия оештырылды.

 

 

"Россия Балалары – 2017" ведомствоара операциясе кысаларында Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында психологик дәрес узды

 

 

Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагылар өчен "Җәлил" кинотеатры администрациясе тарафыннан "Восход – 2" космик корабы турында фильм күрсәттеләр.

 

Яхшылык эшләү һәркемнең изге бурычы. Якын тирәбезнең нинди булуы өчен без һәммәбез дә җаваплы. Табигать үзе генә торып чистарына алмый. Аны без табиблар шикелле авыруларыннан арындырырга тиешбез. Боларны бары тик яхшылыклар кылып кына эшләргә була.

 

Кичә Апас "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, опека һәм попечительлек бүлекчәсе белгече, балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек инспекторы белән бергә “Без бергә” исеме астында түгәрәк өстәл оештырды.

 


24
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

 

"Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында Лениногорск "Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә чаралар узды.

 

"Язгы игелек атнасы" кысаларында Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече балигъ булмаганнар арасында мәгълүмат сәгате үткәрде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International