"Россия Балалары – 2017" ведомствоара операциясе кысаларында Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында психологик дәрес узды
Чараның максаты – наркотик матдәләрнең кеше организмына зыяны турында мәгълүмат җиткерү.
Шулай ук яшүсмерләр игътибарына “Наркоман образы” рәсеме тәкъдим ителде, әңгәмә үткәрелде.
Фикер алышу барышында катнашучылар наркотиклар турында үз фикерләрен әйтте. Нәтиҗәдә, балалар наркотик матдәләр куллану кеше организмына зыян салуы турында мәгълүмат алды.