Апас районында түгәрәк өстәл утырышы узды

2017 елның 25 апреле, сишәмбе

Кичә Апас "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, опека һәм попечительлек бүлекчәсе белгече, балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек инспекторы белән бергә “Без бергә” исеме астында түгәрәк өстәл оештырды.

Чараның максаты булып мөмкинлекләре чикле һәм ятим балаларны күздә тотуны оештыру, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балалар өчен иҗади, үстерүче лекцияләр үткәрү торды.

Очрашу-әңгәмә опека һәм попечительлек бүлеге белгеченең чыгышы белән башланып китте. Аннан соң "Рассвет" үзәгенең социаль эш буенча белгече "Хезмәт тәрбиясе үзенчәлекләре" темасына доклад белән чыгыш ясады.

Түгәрәк өстәл эше ахырында чәй табыны оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International