Волонтерлар һәйкәлләр тирәсен җыештырды

2017 елның 25 апреле, сишәмбе

Яхшылык эшләү һәркемнең изге бурычы. Якын тирәбезнең нинди булуы өчен без һәммәбез дә җаваплы. Табигать үзе генә торып чистарына алмый. Аны без табиблар шикелле авыруларыннан арындырырга тиешбез. Боларны бары тик яхшылыклар кылып кына эшләргә була.

Шулай итеп, урамда кар ятуга карамастан, “Язгы изгелек атнасы” кысаларында “Наз” үзәге социаль педагогы “Волонтер” үзәге кураторы Салахова Г.Н. тәкъдиме белән Кече Лызи урта мәктәбенең 6 сыйныф активистлары класс җитәкчесе Зиатдинова Н.В. белән берлектә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл тирәсен җыештырдылар. Авыл халкы кылган изге гамәлләре өчен волонтерларга олы рәхмәтләрен җиткерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International