Шушы көннәрдә Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
Чарада "Агат" һәм «Русская кухня» ҖЧҖ кадрлар хезмәте хезмәткәрләре вакансияләр тәкъдим итте.
Ярминкә барышында гражданнар эшкә урнашу буенча консультация алды, эш бирүчеләр белән аралашты, вакансияләр белән танышты.
Барлыгы чарада 32 кеше катнашты, шуларның 5се инвалидлыгы булганнар. Ярминкә нәтиҗәләре буенча 3 кеше алга таба эшкә урнашу өчен юллама алды.