ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең "Наз" социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә өек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган концерт программасы белән "Рябинушка" 9 нчы балалар бакчасыннан кунаклар килде.

 

Шушы көннәрдә Әлмәт эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 35 нче "Нәни ил" балалар бакчасында һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрде.

 

Кичә, 3 май көнне "Таттелеком" ҖАҖ социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә Республика мәгълүмати-методик үзәге хезмәткәрләре белән берлектә һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырды.

 

Бөек Ватан сугышының 72 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Арча “Мәрхәмәтлек үзәге”нең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре районда “Сезнең өчен, ветераннар!” дигән исем астында акция оештырды.

 

 

Яр Чаллы “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә балалар һәм ата-аналар өчен 4 нче майда  Җиңү бәйрәменә багышланган кичә уздырылды. 

 

“Бергә булдырабыз” Республика проекты кысаларында Түбән Кама “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Түбән Кама 27нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары “Изгелек кыл” дигән акция оештырды.

 

"Туган як" программа кысаларында һәм якынлашып килүче Бөек Ватан сугышында Җиңү Көне уңаеннан Нурлат "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагылар Нурлат шәһәре һәм Кама Аръягы тарихы төбәк музеенда булдылар.

 

Казан "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган патриотик җырлар музыкаль бәйрәме узды.

 

Бүген “Бердәм Россия” сәяси партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәктәге халыкны кабул итү бүлмәсендә Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, халыкны кабул итү бүлмәсе җитәкчесе, Татарстан республикасы Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева республика халкын кабул итте.

 

Менделеевск "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре 1 нче мәктәпнең 2г сыйныф укучылары белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераннарын котладылар.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International