Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре һөнәри юнәлеш бирүче чаралар үткәрде

2017 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Әлмәт эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 35 нче "Нәни ил" балалар бакчасында һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрде.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүчеләр транспорт өлкәсендәге һөнәрләр белән танышты. Алып баручылар укучыларга "Транспорт ничек эшли" әкиятен сөйләде.

Очрашу ахырында балалар һөнәрләр турында мультфильмнар карады.

Барлыгы чарада 50 бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International