Эльмира Зарипова балалары булган гражданнарныга ярдәм итү буенча кабул итү чарасында катнашты

2017 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Бүген “Бердәм Россия” сәяси партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәктәге халыкны кабул итү бүлмәсендә Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, халыкны кабул итү бүлмәсе җитәкчесе, Татарстан республикасы Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева республика халкын кабул итте.

Бүгенге чара балалары булган гражданнарга социаль ярдәм күрсәтүгә багышланган иде. Шуңа да мөрәҗәгать итүчеләр дә күбрәк үзләренә тиешле ташламалар, дәүләт ярдәме хакында сораулар белән килгән.

Асрамага бала алган әти-әниләрнең “Мы вместе!” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Татьяна Степанова физик мөмкинлекләре чикле балаларны уллыкка яки кызлыкка алучылар өчен профессиональ әти-әниләр мәктәбе булдырырга, моның өчен Дәүләт Думасына канун инициативасы белән чыгарга кирәк, дигән мөрәҗәгатен җиткерде. “Инвалид балаларны да гаиләләргә ала башласыннар иде”, – ди ул.

Эльмира Зарипова исә моның бердәм пенсия системасы белән бәйле икәнен дә билгеләп үтте.

 Шулай ук, кабул итү барышында тәрбиягә алган инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү чаралары, күпбалалы гаиләләр, ялгызы мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче ата-аналарга ташламалар мәсьәләләре каралды.

Моннан тыш, әниләрдән эшкә урнаштыру һәм өйдә хезмәт хакы алу мөмкинлеге турында сораулар да яңгырады.

Елена Зенина министрлыкның һөнәри өйрәтү һәм һөнәри юнәлеш бирү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте.

Һәр мөрәҗәгать кеше кызыксындырган сорауларына тулы җавап алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International