Яр Чаллы “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә балалар һәм ата-аналар өчен 4 нче майда Җиңү бәйрәменә багышланган кичә уздырылды.
Балалар кызыксыну белән Бөек сугышта катнашкан солдатларның җинүләре турында хикәяләр тыңлады. Аннан соң зур горурлык белән сугыш чоры җырларын башкарды.