"Здравушка" үзәгендә патриотик чара узды

2017 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Казан "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган патриотик җырлар музыкаль бәйрәме узды.

Учреждение хезмәткәрләре, тәрбияләнүчеләр һәм ата-аналар иң яхшы фронт җырларын башкарды.

Бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары булып Казан шәһәре Вахитов районы хәрби хәрәкәтләр һәм тыл хезмәтчәннәре, ветераннар торды.

Бәйрәм өлкән буынга "Здравушка" үзәге тәрбияләнүчеләре үз куллары белән ясаган бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International