Яр Чаллы “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясенә 72 нче “Антошка” исемле балалар бакчасыннан кунаклар килде.
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева "Социаль проектлау һәм социаль проектлар белән идарә итү" социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча белем бирү программасының ачылышында катнашты. Чара 19 майда җомга көнне КФУның инновацион үсеш Идарәсе базасында узды.
Сәламәт яшәү рәвешен булдыру – Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында мөһим бурыч.
19 нчы майдан 21 нче майга кадәр Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында ВИЧ-инфекцияне профилактикалау буенча чаралар үткәрелде.
"Луч" клубы эшчәнлеге кысаларында исәптә торучы ата-аналар белән Мамадыш "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә "СПИД һәм аны профилактикалау" видеофильмын карау һәм фикер алышу оештырылды.
Узган ял көннәрендә Түбән Кама районы эчке эшләр министрлыгының идарәсе хезмәткәрләре "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен приют карамагындагылар өчен бәйрәм чарасы оештырды.
Иртәгә, 20 майда Татарстан башкаласында гомумшәһәр вакансияләр ярминкәсе узачак. Эш эзләүчеләргә Казан предприятиеләрендә булган 15000 вакансияләр турында мәгълүмат тәкъдим ителәчәк.
2017 елның 25 маенда Яр Чаллы шәһәре Тынычлык пр., 87/22 йорт адресы буенча урнашкан КАМАЗ мәдәният сараенда мәшгульлек үзәге буш эш урыннары ярминкәсе үткәрә. Чара сәгать 10:00да башлана.
Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең белгече Ирина Кожевникова инвалид балалар һәм аларның ата-аналары белән төркемле дәрес үткәрде.
"Э-моция" иҗади инклюзив студиясе казанлыларны «Страна сломанных игрушек» спектакленә чакыра. Премьера 2017 елның 27 маенда 14.00 сәгатьтә "Юность" мәдәният йорты сәхнәсендә Казан шәһ., Химиклар ур., 11 адресы буенча узачак. Керү ирекле.