Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең белгече Ирина Кожевникова инвалид балалар һәм аларның ата-аналары белән төркемле дәрес үткәрде.
Чараның максаты булып мөмкинлекләре чикләнгән балаларның коммуникатив күнекмәләрен үстерү һәм социаль тернәкләндерү торды.
Дәрес башында катнашучылар традиция буенча бер-берсен сәламләде. Аннары белгеч игътибар күнекмәләрен арттыруга юнәлдерелгән физик күнегүләр үтәргә тәкъдим ясады.