Сәламәт яшәү рәвешен булдыру – Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында мөһим бурыч.
"Мин тормышны сайлыйм" программасы кысаларында даими рәвештә конкурслар, ярышлар, дәресләр үткәрелә. Мәсәлән, шушы көннәрдә "Мин сәламәтлекне сайлыйм" йомгаклау дәресе узды. Анда 10-14 яшькә кадәрге яшүсмерләр катнашты.
Тәрбияләнүчеләр зарарлы гадәтләр турында белемнәрен ныгытты, сәламәт яшәү рәвеше һәм дөрес көн режимы кагыйдәләре турында белде.