19 нчы майдан 21 нче майга кадәр Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында ВИЧ-инфекцияне профилактикалау буенча чаралар үткәрелде.
Спидтан үлүчеләр хәтере көнендә тәрбияләнүчеләр өчен "ВИЧ һәм СПИД мәгълүмат сәгате” оештырылды. Чарада Алабуга үзәк район хастаханәсенең медицина профилактикасы кабинеты табиб-методисты катнашты.
Шулай ук учреждениедә квест-уен узды. Балалар арасында "Стоп ВИЧ/СПИД" рәсем конкурсы үткәрелде.