Казанда социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча белем бирү программасы старт алды

2017 елның 22 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева "Социаль проектлау һәм социаль проектлар белән идарә итү" социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча белем бирү программасының ачылышында катнашты. Чара 19 майда җомга көнне КФУның инновацион үсеш Идарәсе базасында узды.

Программаның максаты булып "Юл картасын" эшләү һәм гамәлгә ашыру, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның дәүләт чаралары белән файдаланырга рөхсәт алу тора.

Шунысын да әйтергә кирәк, программаны әзерләү һәм тормышка ашыру ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР икътисад министрлыгы, Казан федераль университеты, ТР иҗтимагый палатасы, социаль өлкәдә инновацияләр үзәге һәм башка оешмаларның секторара хезмәттәшлеге аркасында мөмкин булды.

Курслар 24 июньдә тәмамланачак дип көтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International