ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2017 ел
дүшәмбе

"Син" һәм "Сез" аралашуда" шөгыльләнү циклы кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә социаль педагог Ольга Тугашова “Коллективта мөнәсәбәтләр” темасына төркемле дәрес үткәрде. Чарада катнашучылар арасында социаль адаптациядә авырлыклар кичергән 8-11 яшьлек балалар булды.

 

 

"Куркынычсыз юл" программасын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнүгә юнәлтелгән уеннар үткәрелә.

 

 

Бөгелмә "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә тозлы камырдан әйберләр ясау буенча дәрес узды. Психолог Равия Хәйретдинова һәм балигъ булмаганнар тестопластика дөньясы белән танышты.

 

 

«Шатлык» приютында Тимофеева И.А. җитәкчелегендә кече яшьтәге балалар белән “Сезнең хокукларыгыз” дигән чара узды.

 

Бүген 29 нчы май көнне Министрлыкта видеоконференция режимында чираттагы киңәшмә узды. Биредә министрлык карамагындагы учреждениеләрнең, социаль яклау бүлекләренең җитәкчеләре катнашты.

 

22-24 май көннәрендә Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең 20 белгече Әстерхан ш. стажировка мәйданчыгы базасында уку курслары узды.

 

 

Традиция буенча 13 нче ел рәттән Радик һәм Асия Закировлар гаиләсе "Чын куңелдән" дип исемләнгән чара үткәрә. Бәйрәмгә Балтач районыннан 167 инвалид бала чакырылды.

 

 

Шушы көннәрдә Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Кулинария сәнгате" технологиясен кулланып төркемле чара узды.

 

Төбәк һәм муниципаль башкарма хакимият органнары 2017 елның 4 маенда "Новости России" МА һәм "Россиянең икътисади сәясәте" журналы редакциясе Региональ һәм муниципаль дәүләт ведомстволары, учреждение һәм оешмаларның эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләр җыелма мәгълүмат базасын формалаштыра.

 

 

 


26
май, 2017 ел
җомга

Бүген, 26 майда "Яңа Гасыр" Телерадиокомпаниясе" каналында "Безнең Республика – Безнең Эш" программасы эфирга чыгачак.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International