Бүген, 26 майда "Яңа Гасыр" Телерадиокомпаниясе" каналында "Безнең Республика – Безнең Эш" программасы эфирга чыгачак.
Чакырылган спикерлар, эксперт һәм кунаклар һөнәри белем бирү, хезмәт базарындагы ихтыяҗ һәм тәкъдим мәсьәләләре турында фикер алышачак.
Программада Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов һәм Казан медицина университеты ректоры Алексей Созинов катнашачак. Экспертлар сыйфатында Россия Дәүләт Думасы депутатлары Айрат Фәррахов һәм Марат Бариев чакырылды.
Тапшыру барышында ата-аналар, мәктәп укучылары, студентлар, җәмәгать оешмалары активистлары студия кунакларына кызыксындырган сорауларын бирәчәк.
Программа эфирга 22:10 сәгатьтә чыгачак.