Традиция буенча 13 нче ел рәттән Радик һәм Асия Закировлар гаиләсе "Чын куңелдән" дип исемләнгән чара үткәрә. Бәйрәмгә Балтач районыннан 167 инвалид бала чакырылды.
Чара Закировлар икмәк пешерү йортында җитештерелгән татлы ризыклар белән чәй эчүдән башланып китте. Аннары Балтач "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Волонтер" үзәге активистлары белән берлектә балаларны кояш аппликациясе ясарга чакырды.
Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов Закировлар гаиләсенә хәйрия эшчәнлеге өчен рәхмәтен белдерде.