ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

“Бергә булдырабыз” проектын тормышка ашыру кысаларында Питрәч халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең директоры Риаз Яруллин һәм "Бинк" социаль-эш клубы психологы, социаль фәннәр кандидаты Алсу Вылегжанова “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында һөнәри юнәлеш бирүче чара оештырды.

 

2017 елның 28 июнендә Казан шәһәре Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакансияләр ярминкәсе уздырачак.

 

Бүген, Хәтер Көнендә, Кукмара "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагылар өчен Җиңү Паркына экскурсия оештырылды.

 

 

Кичә Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре интернат директоры Ирина Исмәгыйлева җитәкчелегендә социаль хезмәткәр көнен бәйрәм итүгә багышланган Төбәкара форумда катнашты.

 

 

Балтач "Наз" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйгә барып социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең 154 карамагындагының йортында янгын сүндерү датчиклары урнаштырылды.

 

 

“Шатлык” приютында “Үзем булдырам “ проектын гамәлгә ашыру буенча мәктәп яшендәге балалар белән “Прихватка” бәйләү темасына түгәрәк узды. Түгәрәкнең максаты – дөрес алымнар белән бәйләргә өйрәтү.

 

Хәтер көненә багышланган чаралар үткәрү кысаларында, Чаллының "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе Ирина Степанова һәм музыка җитәкчесе Наталья Городилова "Изге сугыш" дип исемләнгән интеллектуаль программа үткәрде.

 

 

Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре Дубъязкого авыл җирлеге мәктәбендә хәтер көненә багышланган чара үткәрде.

 

 

Арча “Мәрхәмәтлек үзәге”нең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагоглары тарафыннан  китаплар күргәзмәсе  оештырдылар.

 

 

Менделеевск "Өмет Яры" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Ватан сугышы ветераны Николай Ксенофонтов катнашында чара оештырды.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International