“Шатлык” приютында “Үзем булдырам “ проектын гамәлгә ашыру буенча мәктәп яшендәге балалар белән “Прихватка” бәйләү темасына түгәрәк узды. Түгәрәкнең максаты – дөрес алымнар белән бәйләргә өйрәтү.
Крючок белән бәйләү балаларның мөстәкыйллеген күрсәтә. Бу юлы да тәрбияләнүчеләр үзләренең ижадилыгын, мөстәкыйллеген күрсәтте. Прихваткалар үзенчәлекле, пөхтә килеп чыкты. Иң мөһиме балалар бик канәгать калды.